Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар “Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар хакында язылган китаплар укыйбыз” дип аталган,китапханәләр арасында бара торган Бөтен Рәсәй акциясендә катнашты. Китапханә мөдире Закирова Л.М., сугыш чорын чагылдырган әсәрләрдән тупланган китаплар белән таныштырды, ә китапханәче Фатихова Е.Г. С.Маршакның “Онык белән әңгәмә” шигырен укыды. Шулай ук Л.Кассиль,К.Симонов иҗаты белән дә таныштырды, сугыш чорын чагылдырган “Солдат әкияте”, “Күк чәчәге” мультфильмнары күрсәтелде. Очрашу балаларга бик ошады.