Теләче 2нче балалар бакчасы хезмәткәрләре ГТО тапшыра

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

19нчы февраль көнне Теләче № 2 балалар бакчасы хезмәткәрләре "Батыр" спорткомплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Балалар бакчасы хезмәткәрләре урыннан озынлыкка сикерү, аркада ятып тору урыныннан гәүдәне  күтәрү ,  йөз түбән ятып идәннән этелү, гимнастик эскәмиядә басып  алга бөгелү һәм  йөзү дә үзләрен сынап карадылар. Барлык хезмәткәрләр дә нормативларны үтәүгә җитди якын килделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International