Бу көнне укучылар түземсезлек беән көтеп алалар.Чөнки бу уеннарда иң көчле спорт сөючеләр көч сынаша.
Быел бу “ Нәниләр чаңгы юлы” район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында 19 нчы февраль көнне үткәрелде.
Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде , командаларга уңышлар теләнде.Бәйрәм флагын күтәрелде. Җыр –биюләр башкарылды. Чаңгы ярышында 11 команда көч сынаштылар.
“ Нәниләр чаңгы юлы”ның йомгаклау өлешендә командаларга урыннар бирелде һәм укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Баландыш төп мәктәбе һәм өченче урында – Үзәк урта мәктәбе командалары.