Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре "Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел" дигән юбилей концертында катнашты. Район мәдәният йортына шул сугышта катнашучылар чакырылган иде. Район башлыгы Зарипов.И. Ф ветераннарны бик җылы һәм чын күңелдән котлады. Тантаналы шартларда юбилей медальләре тапшырылды.Үземнең сыйныфташларны Фәрхуллин Илнурны, Гыйльметдинов Илсурны, Закиров Фәнилне бүләкләгән рәтләрдә күрү бик куанычлы булды.