1920 елның 27 маенда Бөтенроссия Үзәк башкарма Комитеты (ВЦИК) "Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы турында "Декрет кабул итә. ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышлап, Ямбулат авылы китапханәсе "Гасырлар авазына колак салып..." дигән исем астында китаплар күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасының барлыкка килү тарихы, аның гасырлык социаль - икътисади, иҗтимагый - сәяси һәм мәдәни үсеше белән таныштыра.