Февраль ае - Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ямбулат авылы китапханәсендә дә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулу уңаеннан, "Бер көч тә юк җирдә богауларлык аның кайнар йөрәк моңнарын!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Китапханәче Шакурова Гөлия укучыларны шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды.