20 январьда Телэче муниципаль районынын Шэтке авылында 2002-2005 елгы балалар арасында Татарстан Республикасынын атказанган физик культура эшчесе Заляев Алмас Гали улы истэлегенэ «Алмас кубогы - 2019» район ярышлары узды. Ул инде хэр елны уткэрелеп бу елны 16 тапкыр уза. Алмас Гали улы узе 1940 елны Саба районы Шэдке авылында туа. Мэктэптэ укыган чагында ук хоккей белэн мавыга. 1968 елда мэктэпкэ эшкэ кайта хэм «Гром» («Кукрэу») хоккей командасын оештырып жибэрэ. Команда башта якын тирэ авыллардагы командалар арасында «кукрэп» чыга, районда беренче кала, аннары республика, Россия кулэмендэге ярышларда катнаша башлый. Алмас Гали улы эшен Заляев Ильнар Фэрит улынын ышанычлы кулларына тапшыра.
Татарстан Республикасынын атказанган физик культура эшчесе Заляев Алмас Гали улы истэлегенэ «Алмас кубогы - 2019» район ярышларында 4 команда катнашты. Алар Шэдке, Телэче командалары хэм Олы Мэтэскэ, Максабаш, Иске Жори авылларыннан жыелган жыелма команда иде. Барлыгы 55 бала катнашты. Хоккей ярышын ачу тантанасында «Агролак» чиклэнгэн жэмгыятенен генераль директоры Гилэзетдинов Фэрид Фарук улы, Шэдке авыл жирлеге житэкчесе Кадыров Фэрид Габдуллазян улы, мэктэп директоры Ибушев Александр Алексей улы, Алмас Гали улынын кияве Хафизов Монир Казбек улы катнашты.
«Агролак» чиклэнгэн жэмгыятенен генераль директоры Гилэзетдинов Фэрид Фарук улы ярышларнын спонсоры иде. Ул Шэдке командасы капкачысы Зэйнетдинов Айтуганга тимераяк, Заляев Алмас абыйнын тормыш иптэше Фирдэвес Нури кызына посуда наборы булэк итте. Булэклэр арасында шулай ук кэшэкэ, хоккеист формасында сыннар, акчалата булэклэу дэ булды. «Алмас» командасынын ин яхшы хэжумчесе Габдуллин Ильсаф ин яхшы уенчыга узенен булэген тапшырды.
Гомумкоманда урыннары:
Ин яхшы уенчыларны да билгелэп уздылар.Ин яхшы хожумче булыпИске Жори авылы егете Гыйльметдинов Данияр, ин яхшы капкачы – Зэйнетдинов Айтуган (Шэдке), ин яхшы бомбардир – Якупов Ильсаф (Телэче), ин яхшы яклаучы – Ахунов Альмир (Телэче) табылды.
Жинучелэр Кубоклар, медаль, грамота белэн булэклэнделэр.
Автор: Хажетдинова Голназ