2019 елның 19 нчы февраль көнне Казан шәһәрендә татар телендә тәүлек әйләнәсе эшли торган ” ШАЯН ТВ” балалар телевизион каналында “ Акыл – Батл” дигән интеллектуаль уен үткәрелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Интеллектуаль  уенда    Теләче урта мәктәбенең  7 сыйныф укучылары Шиһапов Нияз, Гатауллин Фәнзил, Хәкимов Сармат  һәм Низамов Илдар катнашындагы җыелма команда  көч сынашты.   Директор  урынбасары  Д.Г. Фәтхрахманова  һәм татар теле  укытучысы Р.Г. Гарипова   җитәкчелегендәге  укучылар   барлык  фәннәрдән сорауларга дөрес җавап бирделәр һәм   яхшы чыгыш  ясадылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International