Быел бу “ Нәниләр чаңгы юлы” район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары катнашында 19 нчы февраль көнне үткәрелде.
Ачылыш тантанасында килгән кунаклар тарафыннан җылы фикерләр әйтелде, командаларга уңышлар теләнде.Чаңгы ярышында 11 команда көч сынаштылар.
“Нәниләр чаңгы юлы”ның йомгаклау өлешендә командаларга урыннар бирелде һәм укучыларның шәхси уңышлары бәяләнеп, грамоталар тапшырылды. Беренче урынга Теләче урта мәктәбе командасы лаек дип табылды һәм күчмә кубок белән бүләкләнде; икенче урында – Баландыш төп мәктәбе һәм өченче урында – Үзәк урта мәктәбе командалары.