20 февраль көнне Олы Мәтәскә урта мәктәбенең Лесной башлангыч мәктәп филиалында “Математика һәм рус теле фәннәреннән белем бирүнең сыйфатын күтәрү” темасына район башлангыч мәктәп филиаллары укытучыларының район семинары үткәрелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Семинарда катнашучылар математикадан 1 сыйныфта “Сумма һәм кушылучылар арасында бәйләнеш”, 3 сыйныфта “Үзебезне тикшерәбез һәм уңышларыбызны бәялибез” темасына (укытучы Зәйнетдинова Ләйсән Мәүлетҗан кызы), 2 сыйныфта әйләнә – тирә дөнья фәненнән “Суда һәм урманда” темасына, рус теленнән “НЕ кисәкчәсенең хәрәкәтне белдерүче сүзләр белән язылышы” темасына (укытучы Шалканова Лилия  Валерьевна) ачык дәресләр карадылар һәм анализ ясадылар,  Зәйнетдинова Ләйсән Мәүлетҗан кызы, өстәмә белем бирү педагогы Вохмина Гөлия Рашат кызы   тарафыннан үткәрелгән “Бәйрәмгә бүләк әзерләү”дигән мастер- класста катнаштылар.

     Караширма башлангыч мәктәп – филиал укытучысы Ибрагимова Светлана Нагыйм кызы “Математика дәресләрендә телдән исәпләү күнегүләренең укучы шәхесе үсешендә роле” темасына чыгыш ясады.

      Мәктәпнең яшь талантлары чыгышын карап (укытучы Шалканова Лилия Валерьевна), “Теремок” әкиятендә “кунакта” (инглиз теле укытучысы Имамиева Тәслимә Рафаэль кызы) булганнан  соң,  түгәрәк өстәл артында сөйләшү дәвам итте. Анда  Олы Мәтәскә урта мәктәбенең укыту эшләре буенча  директор урынбасары Фәсхетдинов Алмаз Хәбир улы, мәгариф бүлегенең башлангыч сыйныфлар буеча методисты Закирова Саҗидә Гайнулла кызы чыгыш ясап бугенге семинарга йомгак ясадылар һәм алга таба бурычлар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International