21 февраль көнне Иске Җөри авылы мәдәният йортында милли мәдәният, матурлыкны пропагандалау, шәхес үсешен камилләштерү, укучыларда милли үзаң формалаштыру максатыннан Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе “Татар егете - 2019 “ район бәйгесен үткәрде.
Әлеге бәйгенең район турына үз мәктәпләрендә җиңү яулаган 11 укучы көч сынашты. “Татар егете - 2019” бәйгесендә 1 урынны Иске Җөри урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Вахитов Ислам алды. Калган 10 укучы төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар.
Җиңүчеләргә бүләкләрне тәрбия эшләре буенча мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Гөлнара Ринат кызы һәм социаль мәсьәләләр буенча районның Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Нурмөхәммәтов Азат Әнәс улы тапшырды.