Тел - аралашу чарасы гына түгел, бу мәдәни кыйммәтләрне тапшыру чарасы да. Тел - безнең матди һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү өчен иң көчле корал. Барлык телләрне тану һәм хөрмәт итү - тынычлыкны саклау ачкычы. Бу көнне китапханәгә килгән укучылар туган телебезгә багышланган күргәзмә белән таныштылар. Күргәзмәдә телләр турындагы, сөйләм мәдәнияте турындагы китаплар, матур әдәбият әсәрләре, төрле әкиятләр, мәкальләр, шигырьләр китаплары урын алды.