21 нче февраль көнне безнең балалар бакчасының зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркемендә 23 нче февраль-Ватанны Саклаучылар көненә багышланган чара үткәрелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Чарабызның максаты- балаларда туган илгә һәм Россия Армиясенә хөрмәт, горурлык хисе тәрбияләү. Балалар бик шатланып әтиләренә һәм бабайларына өйрәнгән җырларын,биюләрен бүләк иттеләр, төрле спорт уеннарында көчләрен сынаштылар. Әтиләр һәм бабайлар да уеннарда бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International