Бу көн 2000 нче елдан башлап билгеләп үтелә башлады. Татар теле – бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе. Шул унайдан, 21 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Туган тел көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле телләр турында китаплар куелды: язучыларның тел турында язган цитаталары, мәкәльләр һәм кече яшьтәге балалар китаплары куелды. Бу күргәзмә барлык төр китап укучылар өчен эшләнде.