21 нче февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә "Туган тел көне» уңаеннан, уен-викторина үткәрелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Чарага 5-7 сыйныф укучылары чакырылган иде. Балалар китапханәченең телнең безнең көндәлек тормышыбыз, тарихыбыз, мәдәниятебез турында сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Туган тел яшәргә, үзеңне һәм башкаларны белергә ярдәм итә. Телсез халык булмаячак. Шуңа күрә туган телне сакларга, өйрәнергә, үстерергә, баетырга кирәк . Укучыларга үз белемнәрен тикшерергә тәкъдим ителде. Алар уеннарда бик теләп катнаштылар, туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәр искә төшерделәр, табышмаклар чиштеләр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Китапханәдә укучылар  өчен "Тел-күңел көзгесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International