22 февраль көнне безнең Теләче беренче номерлы балалар бакчасында Халыкара Туган тел көненә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Әлеге бәйрәмгә  балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар, тәрбиячеләр һәм  монда эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде. Зурлар һәм мәктәпкәчә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  татар телендә  бик  матур  чара  күрсәттеләр. Әлегедәй чаралар  уздыру, һәр баланы  үз  халкының мәдәниятенә  якынайта. Якты  кичерешләре һәм шатлыклы  елмаюлар белән тулы бу чара  безнең балалар  хәтердә озакка  сакланыр дип ышанабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International