2019 елның 22 февралендә Иске Җөри урта мәктәбе базасында РОСТО ДОСААФ җирле оешмасы һәм Иске Җөри урта мәктәбе коллективы белән берлектә 5-8, 9-11 сыйныф укучылары арасында сугышчы-интернационалист Илшат Гыйлемхан улы Хәйруллин истәлегенә багышланган чаңгы ярышлары һәм биатлон буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышларда районның 11 мәктәбеннән 56 укучы катнашты.