“Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем-рәхмәт сиңа!”

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

21 февраль көнне Алан авылы китапханәсендә «Сабыйга” китап сөючеләр берләшмәсендәге балалар белән “Безнең буыннар. Фольклор укыйбыз.” халыкара акция кысаларында “Җыр булырлык сүзләр биргән, туган телем-рәхмәт сиңа!” дигән чара үткәрелде. Чара барышында китап күргәзмәсендәге татар халык иҗатын яктыртучы китапларга күзәтү ясалды, сынамышлар, мәкальләр табышмаклар, тизәйткечләр әйтелде, элеккеге уеннар уйналды, борынгы йолалар турында әңгәмә үткәрелде. Бу бәйрам чарасы халыкара Туган тел көненә багышланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International