22 февраль көнне Шәтке авылы мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, авыл җирлеге, Шәтке урта мәктәбе белән берлектә «Язмыштан без җиңел юл өмет итмәдек» дип исемләнгән тантаналы кичә үткәрделәр. Әлеге кичә Афганстаннан Совет гаскәрләренең чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан оештырылды, 1989 елның 15 февралендә. Әфган сугышы – ватан тарихында иң авыр вакыйга. Кичәгә әфганда катнашкан барлык авылдашларыбыз да чакырылды. 2 сәгатькә якын барган кичәдә әфган истәлекләре сөйләнде, сугыш җырлары җырланды, биюләр башкарылды. Әлеге тантаналы кичә бик күңелле үтте.