23 февраль – бөтен ил күләмендә Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Бу көнне без Ватанны, туган җиребезне саклаучыларга, хәзерге тыныч тормышта авыр һәм җаваплы хәрби хезмәттә булучыларга ихтирам һәм рәхмәт сүзләребезне белдерәбез.

"Рәхмәт сезгә тормыш диңгезендә маяк булган өчен, ир-егетләр!” - Айдар авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, оештырылган  бәйрәм концерты  әнә шулай дип аталды. Авыл яшьләре башкаруында дәртле биюләр башкарылды, хәрби тематика буенча җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Концерт җылы һәм дустанә шартларда узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International