21 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә Халыкара туган тел көненә багышланган «Туган телем - син хәзинәм минем» дип исемләнгән викторина-дәрес үткәрелде.

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Укучылар ике командага  бүленеп китапханәче биргән сорауларга җавап бирделәр. Әлеге чараныӊ максаты  укучыларда туган телгә мәхәббәт, горурлык  хисләре тәрбияләү иде. Шулай ук укучылар китапханәдә  куелган китап  күргәзмәсе белән дә таныша алдылар, туган телебездә матур шигырьләр укыдылар, тел турында мәкалләр әйттеләр. Чара ахыры  “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International