21 февраль көнне Ямбулат авылы китапханәсендә "Әдәбият сөючеләр" әдәби берләшмәсенә йөрүче укучылар белән берлектә Халыкара туган тел көне уңаеннан, "Тел - рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Бу әдәби кичәдән күренгәнчә, туган телем - татар теленең бөек Тукай, герой - шагыйрь Муса Җәлил, какшамас рухлы Хәсән Туфан, моңнар шагыйре Илдар Юзеев, халкыбызның яраткан язучылары Г.Ибрагимов, Ф.Хөсни, Г.Исхакый, Г.Әпсәләмов, Ә.Еники ,Г.Бәширов, М.Мәһдиев иҗат иткән тел икәнлеге игътибар үзәгенә алынды. Шуның өчен дә туган телне кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү - мәдәниятле, зыялы һәр кешенең изге бурычы.