23 февраль көнне “Батыр” спорт комплексында һәм “Дулкын” бассейнында Теләче муниципаль районы халкы арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер” дип исемләнгән Россиякүләм фестивальнең 2 этабы үтте. Балалар иҗат коллективы әлеге чарада актив катнашты, методист Гараева Рушания Ринатовна VII баскычта 1 урынга лаек булды.