28 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә Нәҗибә Сафинаның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Халкына мәдхия җырлаучы шагыйрә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

Балалар шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар. Шундый гади һәм нәфис хатын-кыз төрле һөнәрләргә ия: Башкортстанда яшәгән чорда ул Нефтекамск автосамосваллар заводында слесарь, мастер, инженер - конструктор; аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы булып эшли, 1987 елдан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыятенә җитәкчелек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International