Укучылар белән берлектә язучының "Уяну", "Буранда", "Авыл мөгаллиме", "Бәхет эзләгәндә", "Акчарлаклар", "Матур туганда" әсәрләренә һәм тормыш юлына күзәтү үткәрелде. Ш. Камал гасырлар башындагы күренекле вәкилләрнең берсе, тарихның борылыш чоры шаһиты, татар әдәбиятына яңа темалар, яңа геройлар һәм хезмәт кешеләренең образларын беренчеләрдән кертүче булып таныла.