Әдәби сәгать узды.

2019 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе

27 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсенең уку залында татар язучысы-прозаик, публицист, Татарстан Республикасының халык язучысы Шәриф Камалның тууына 135 ел тулу уңаеннан, "Чын язучыларның тормышы – халык тормышы" дип исемләнгән әдәби сәгать узды. Китапханәчеләр китап укучыларны Шәриф Камал иҗаты белән таныштырдылар һәм китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International