26 февраль көнне Теләче районында «Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды.

2019 елның 1 марты, җомга

Чара Теләче урта гомуми белем бирү мәктәбе бинасында узды.

Акциянең максаты-ата-аналарны, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм киң җәмәгатьчелекне БДИ үткәрү тәртибе белән таныштыру.

Быел чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарына рус теле буенча БДИ узарга тәкъдим ителде.

Акциядә район мәктәпләреннән 10 ата-ана катнашты. Катнашучыларга җентекле инструктаж үткәрелде: бланкларны тутыру формасы белән таныштылар һәм эшне башкардылар.

Ата-аналарның БДИны оештыру һәм үткәрү барышыннан яхшы тәэсир калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International