Семинар узды.

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елның 27 февралендә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә физика укытучылары өчен " Физика фәне  буенча Бердәм Дәүләт Имтиханнары  биремнәрен чишү аша укучыларның метапредметлы компетенцияләрен формалаштыруның методик алымнары " темасына семинар узды. Семинар кысаларында 8 нче сыйныфта укытучы Хөснуллин Илгиз Миңнуллович  "Электр тогының эше һәм егэрлеге"дигән темага ачык дәрес күрсәтте.Информатика укытучысы Зиннәтова Зөһрә Рифкатовна «Крестиклар –ноликлар» дигән класстан тыш чара әзерләде . Шулай ук укучыларны БДИга һәм ОГЭга әзерләү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар . Семинар бик нәтиҗәле үтте, укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International