28 февраль -2 март көннәрендә Мамадыш районының Түбән Ошма авылында көрәш буенча “Татарстан яшьлэре” газетасы призына 2001-2002 нче елгы егетләр арасында ачык республика беренчелеге узды.

2019 елның 4 марты, дүшәмбе

Тренер-укытучы  Сафин А.З., Гиниятуллин И.С. җитәкчелегендә “Теләче” балалар спорт мәктәбе командасы әлеге ярышларда катнашып, гомумкоманда урыннары буенча 2 урынны яулап кайтты.

   65 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Шәтке урта мәктәбе укучысы Мәүлин Эмиль (тренерлары: Гыйниятуллин Ф.С, Шамсетдинов Р.М.) 1 урынга, 90 кг. кадәр үлчәү авырлыгында Телэче урта мәктәбе укучысы Зарипов Багир (тренеры: Гыйниятуллин Ф.С.) 2 урынга лаек булды.

   Егетләрне бу олы җиңүләре белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да уңышлар теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International