Әлеге мәсьәлә буенча зур күләмдә мәгълүмат туплаган китапханәләр сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау өлкәсендә мөһим роль уйный.
1 март – Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көненә карата, Айдар авыл китапханәсендә “Тормыш-наркотикларсыз яктырак” дигән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә наркоманияне кисәтүгә караган, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү буенча киңәшләр туплаган китаплар, буклетлар, әфьюнчыларның аяныч язмышын яктырткан –М.Маликованың “Кызыл гөл”, Р.Сәгъдинең “Канга буялган алтыннар”, А.Фәләхнең “Таш бәгырь», З.Мәхмүдинең “Әче балан” кебек матур әдәбият әсәрләре дә урын алды.