2 март көнне Айдар авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган #Еникины укыйбыз дигән Төбәкара акциягә кушылды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Акция кысаларында башлангыч сыйныф укучылары белән «Әмирхан Еники – проза остасы» әдәби сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар күренекле татар язучысы, публицист, Татарстан Респуб-ликасының халык язучысы тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Әмирхан Еникиның «Мәк чәчәге»,"Матурлык", «Кем җырлады?» әсәрләреннән өзекләр укыдылар. Балалар игътиба-рына «Мин халкымның рухи хәзинәсен, илем, сиңа биреп калдырам"»  дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Күргәзмәдә язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләүче китаплар  урын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International