2 март көнне Иске Җөри авыл китапханәсе татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган, "Еникине укыйбыз" төбәкара акциясенә кушылды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Китапханәдә “Рухи матурлык җырчысы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе  куелды. Китапханәче китап укучыларны китап  күргәзмәсе  һәм  Әмирхан Еникинең биографиясе белән таныштырды. "Кем җырлады", "Туган Туфан", "Матурлык" әсәрләреннән өзекләр укылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International