2 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсе, татар язучысы Әмирхан Еникиның тууына 110 ел тулуга багышланган «Еникины укыйбыз» төбәкара акциясенә кушылды.

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Акциянең төп бурычы-укучыларны татар язучысы Әмирхан Еникиның әдәби мирасына җәлеп итү. Китапханәче чарада катнашучыларны күренекле татар язучысының тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. “Галиҗәнап сүз остасы” исемле китап күргәзмәсе куелды. Әсәрләреннән өзекләр укылды: “Кем җырлады”,  “Мәк чәчәге”,  “Әйтелмәгән васыять”,  “Матурлык”.  “Әмирхан Еники – әдипләр остазы” исемле темага презентация күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International