Яз нәрсәдән башлана? Әлбәттә, кышны озатудан.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Безнең Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында ел да  уздырылучы «Май чабу» бәйрәме матур традициягә әверелде. «Май чабу” бәйрәме-иң күңелле, шау-шу куптарган, яраткан халык бәйрәм.

Балалар атна буе  бу вакыйгага әзерләнделәр һәм аны түземсезлек белән көттеләр. Шөгыльләрдәбу гореф-гадәтнең кайдан башлануын, элек бу бәйрәмне ничек бәйрәм итүләрен белделәр.

Балалар бакчасында “Май чабу” бәйрәмен үткәрү-балалар белән вакытны күңелле итеп уздыру һәм рус халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләү, үз тарихына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү өчен менә дигән ысул. Бәйрәм әйлән –бәйлән уеннар белән, күңелле җырлар белән үрелеп барды.

Балаларның яраткан персонажлары кызыклы уеннар оештырдылар. Алар кыюлыкта һәм тапкырлыкта, җитезлектә көч сынаштылар.

Ә тәмле коймаксыз “Май чабу” бәйрәмен күз алдына да китереп булмый. Бәйрәм, гадәттәгечә, пешекчеләребезнең яратып әзерләгән тәмле һәм хуш исле коймакларны ашау белән тәмамланды. Бәхеткә чикләр булмады!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International