Шул уңайдан, 4 март көнне Теләче җирлекара китапханә хезмәткәрләре #Еникины укыйбыз төбәкара акциясенәкушылдылар,югары сыйныф укучылары белән кычкырып уку оештырдылар. Катнашучылар игътибарына “Рухи матурлык җырчысы" күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм язучының тормышы, иҗаты белән таныштырылды. Балалар аның “Кояш баер алдыннан”, “Биектән карап торасым килә...”, “Гөләндәм туташ хатирәсе” дигән китапларыннан өзекләр укыдылар.