6нчы март көнне безнең Теләченең 2нче балалар бакчасында 8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре дәвам итте. Зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме тәрбиячеләре музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде.Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары, шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Әниләр катнашындагы конкурслар, балалары белән башкарылган күмәк биюләр бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде.