Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына һәм әтиләренә матур җырлар, шигырьләр, биюләр котлаулар бүләк иттеләр. Алар үз куллары белән ясаган бүләкләрен биреп шатландырдылар. Бәйрәм балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады. Әтиләр һәм әниләр катнашындагы конкурслар, балалары белән башкарылган күмәк биюләр бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Шушы гаҗәеп гүзәл бәйрәм көнендә елмаеп баккан кояштай һәрвакыт балкып яшәгез. Күңелегездән шатлык, тәнегездән саулык-сәламәтлек, йортыгыздан иминлек-бәракәт китмәсен!