Күренекле татар әдибе, прозаигы Әмирхан Еникинең тууына 110 ел тулу уңаеннан, Благовар районы Үзәк китапханәсе “Еникине укыйбыз” акциясе игълан итте.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Шушы акция кысаларында Алан авылы китапханәсендә чаралар үткәрелде. “Милли рухыбыз җырчысы” исемле китап күргәзмәсе эшләде, аңа күзәтү ясалды. Катнашучылар язучының әсәрләре буенча фикер алыштылар, үзләренә ошаган әсәрләрен өзекләрен укыдылар.Әдәп-әхлак темаларын яктырткан, рухи матурлыкка өндәгән бу чаралар һәркем күңеленә дә хуш килде. Акциядә актив катнашканы өчен китапханә Диплом белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International