Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында бүген 7 март көнне уртанчылар , зурлар, мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә 8 Март-Халыкара хатын - кызлар көненә багышланган спорт-музыкаль бәйрәм узды.

2019 елның 13 марты, чәршәмбе

Чара ата – аналарны балалар бакчасының спорт тормышында актив катнашуга җәлеп итүгә, спорт-массакүләм чараларга кызыксыну уяту, балаларда әниләргә карата хөрмәт һәм мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде. “Әни белән бергә” дигән спорт-музыкаль бәйрәм бик күңелле узды. Балалар бергәләп уйнадылар һәм әниләр белән көч сынаштылар, концерт номерлары күрсәттеләр, әзерләгән бүләкләрен бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International