6 март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә “Тормыш яме- Әнкәй, хатын кыз!” дип аталучы чара үтте. Мәктәбебезнең укучы егетләре укытучыларны, укучы кызларны 8 март- Халыкара хатын-кызлар көне белән котладылар. Музыкаль монтаж, җыр- биюләр аша үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр.