Без йөрәк түреннән чыккан җылы сүзләрне иң кадерле, газиз кешеләребезгә – әниләребезгә, әбиләребезгә, апа-сеңелләребезгә, сылу кызларыбызга җиткерергә ашыктык, аларны сөендерәсебез, куандырасыбыз килде. Язның беренче бәйрәме уңаеннан, 8 март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Яз гөлләре – гүзәл хатын-кыз!”, дип исемләнгән концерт булып узды. Концерт шулкадәр якты тәэсир һәм яхшы кәеф калдырды, язгы кич күңелле үтте дип зур ышаныч белән әйтергә була, чөнки бу кичтә мәдәният йортына килгән һәр хатын-кыз чәчәк бәйләме белән буләкләнде.