8 март көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында авылның “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары, укытучылар һәм аларның әти-әниләре катнашында “Кояш гомере телим мин, Әнием сиңа” дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Балаларның һәм әти – әниләрнең чыгышларын тамашачы җылы кабул итеп,кайнар алкышларга күмде. Чараны әзерләүдә мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре дә актив катнашты.