12 март көнне Теләче район мәдәният йортында “Без бергә” республика халык иҗаты балалар сәнгать фестиваленең муниципаль этабы булы. Фестиваль Балалар сайлаган сәнгать төре, сәнгать өлкәсендә белем бирү челтәрләрен үстерү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү һәм гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия һәм белем бирү программалары буенча белем бирү процессында балаларны үстерү һәм үз-үзен тормышка ашыру өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. "БЕЗ БЕРГӘ" Республика балалар сәнгать фестивале-сәләтле балаларны ачыклау формасы. Фестивальдә Баландыш мәктәбе укучысы Галләмов Морат та катнашты.