Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында макулатура җыю буенча «Кәгазьгә икенче тормыш!» экологик акциясе узды.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Акциядә балалар бакчасы хезмәткәрләре, ата-аналар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.  Әлеге проект әйләнә-тирәлеккә һәм табигый байлыкларга җаваплы һәм сакчыл мөнәсәбәтне исәпкә ала. Ата-аналарны һәм балаларны ярыш һәм уен формасында урманнарны, табигый ресурсларны саклауга һәм кәгазь чүп-чардан чистартуга юнәлтелгән социаль әһәмиятле эшкә җәлеп иттеләр, шулай ук экология проблемаларына һәм табигый ресурслардан икенчел файдалану кирәклегенә басым ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International