14 март көнне Теләче беренче номерлы балалар бакчасында аттестация узучы тәрбиячеләр “Педагогик осталык” атналыгы кысаларында комиссия алдында өзлексез белем бирү эшчәнлеген күрсәттеләр.

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

“Педагогик осталык” атналыгының төп максаты тәрбиячеләрнең дәресләрендә булу һәм ачык дәресләр бирү юлы белән  һөнәри компетентлыгын карау. Шөгыльләр уен формасында мәгълүмати-коммуникатив технологияләр, күрсәтмәлелек, традицион булмаган алымнар кулланып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International