Әлеге чараның максаты булып балаларда патриотик кыйммәтләр, карашлар һәм инанулар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау торды.
Спартакиадада Теләче муниципаль районы мәктәпләренең 10-11 сыйныф укучылары катнашты. Үзәк, Шәтке, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри, Алан, Теләче командаларыннан барлыгы 40 укучы катнашты.
«Татарстан Республикасы армиясенә, авиация һәм флотка ярдәм итү буенча ирекле җәмгыять» региональ иҗтимагый-дәүләт берләшмәсе идарәсе рәисе, генерал-майор Динниулов Дамир Равил улы ярышларның хөрмәтле кунагы булды.
Чараны әзерләү һәм үткәрү буенча гомуми җитәкчелек Теләче муниципаль районының «ФОРПОСТ» үзәге һәм ДОСААФ җирле бүлекчәсе белән берлектә тормышка ашырылды.
Ярышларда җиңүчеләрне грамоталар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр.