Һәр елны бу проект кысаларында төрле иҗади бәйгеләр һәм олимпиадалар үткәрелә. Бәйгеләрнең максаты әйләнә-тирә мохитнең төп проблемаларына һәм күренешләренә җәмгыятьнең игътибарын юнәлтү. Балалага, нинди яшьтә булуына карамастан, үз фикерен әйтү мөмкинлеген бирергә кирәк.
Бу атнада Теләче 2нче балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, рәсәйкүләм «Страна талантов» социаль проектының математика буенча үткәрелгән, олимпиадада катнаштылар. Олимпиаданың төп максаты – мәктәпкәчә яштәге балаларның интеллектуаль мөмкинлекләрен тикшерү, күзаллауларын арттыру, белем алуга карата кызыксынуларын үстерү.
Бәйгегә балаларны төркем тәрбиячеләре Нәбиуллина Р.И. һәм Закирова А.Х. әзерләде.