2019 нчы елның 14 мартында «Батыр» спорт комплексында «Теләче» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе 2003 нче елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында корэш буенча РСФСРның спорт остасы Сәгыйт Гыйниятуллин призына район беренчелеген уздырды. 27 нче тапкыр үткәрелүче әлеге ярышта барлыгы 10 мәктәптән 97 укучы катнашты.
Ярышларның тантаналы ачылышында мәртәбәле кунаклар да бар иде. Алар:
Гомумкоманда урыннары:
1 урын - Теләче
2 урын - Баландыш
3 урын- Олы Мәтәскә
4 урын – Олы Нырсы
5 урын – Югары Кибәхуҗа
6 урын - Иске Җөри
7 урын - Олы Мишә
8 урын - Шәтке
9 урын - Үзәк
10 урын – Алан мәктәбе командалары
Җиңүчеләргә Кубок, грамоталар һәм медальләр, җиңүче командага грамоталар һәм күчмә Кубок тапшырылды.