Милли көрәш буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге

2019 елның 19 марты, сишәмбе

14 март көнне «Батыр " спорт комплексында 2003 елда туган һәм аннан да яшьрәк егетләр арасында РСФСРның спорт остасы Сәгыйть Гиниятуллин призына милли көрәш буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышта Баландыш төп мәктәбе командасы 2 урынны яулады.  (Тренеры Җәләлиев Ф. Ф.) Үз авырлык категорияләрендә Хайретдинов И., Тимербаев Р., Шакиров Н. җиңүче булдылар., призерлар: Галимов А., Минһаҗев Н., Шакиров Ф. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International