Семинарда барлыгы районның 10 мәктәбе катнашты. Һәр мәктәпнең театр коллективы инглиз телендә бер спектакль әзерләп мәртәбәле жюрига тәкъдим итте һәм юары бәягә иреште. Беренче урынга “Винни Пух” әкиятен сәхнәләштергән Баландыш төп гомумбелем бирү мәктәбе театр коллективы лаек булды.